Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Район тормышы

Иртәгә – Бөтенроссия йөгерү көне

21 сентябрьдә районда "Татарстан кроссы-2013" йөгерү көне үткәрелә.

Әлеге чара Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышлана. Авыл җирлекләре, гомумбелем мәктәпләре командалары арасында йөгерү бәйгесе сәгать 10 да Мәңгелек ут янындагы мәйданда башлана.

Реклама

Эшкә җәяү йөрик
22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильсез көн.
Дөньяда 1998 елдан бирле үткәрелүче "Автомобильсез көн" быел якшәмбегә туры килү сәбәпле, республикада ул 23 сентябрьдә узачак. Әлеге акциянең максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Автотранспорт планетаның биосферасын җимерә, кешенең үзенә дә әйтеп бетергесез зыян китерә. Белгечләр исәпләп чыгарган - көн саен автомобиль 3 меңнән артык кешене үтерә икән. Хәзер авыл җирендә дә йорт саен әллә ничә машина. Ә бит җәяү йөрү кеше сәламәтлеге өчен файдага гына. Әйдәгез, дөньякүләм акциягә кушылып, бер көн булса да эшкә җәяү килик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев