Әлки районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Узган атнада район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Әлеге чарада республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Спас, Алексеевск районнарыннан баш агрономнар, инженерлар катнашты.
Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия җәрәбә белән сайлап алынган "Хузангай" кооперативында, "Үзәк Әлки" филиалының "Тахтала", "Ташбилге"отрядларында, "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Алпар", "Үргәгар", "Көньяк Әлки"...