Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матак мәктәбе концертын тамашачылар “бишлегә” бәяләде

Концерт башланырга бер сәгатьләп вакыт бар, ә зал инде тулы. Шулай булмыйча, сәхнәгә бүген иң оста үзешчәннәр Базарлы Матак мәктәбе коллективы чыга бит. Дәрес башланды мени, нәкъ билгеләнгән вакытта сәхнәгә алып баручылар - мәктәп директоры Луиза Абдрахманова һәм аның урынбасары Әлфинур Искәндәрова чыга. Аларның тамашачыга мөрәҗәгате концертка баштан ук күтәренкелек,...

Концерт башланырга бер сәгатьләп вакыт бар, ә зал инде тулы. Шулай булмыйча, сәхнәгә бүген иң оста үзешчәннәр Базарлы Матак мәктәбе коллективы чыга бит.

Дәрес башланды мени, нәкъ билгеләнгән вакытта сәхнәгә алып баручылар - мәктәп директоры Луиза Абдрахманова һәм аның урынбасары Әлфинур Искәндәрова чыга. Аларның тамашачыга мөрәҗәгате концертка баштан ук күтәренкелек, тантаналы төсмер бирде. Концерт мәктәп әзерләгән иҗади чараларның барысының да диярлек оештыручысы булган музыка укытучысы Фирдания Хәбибуллина җитәкләгән хор чыгышы белән башланды.

Укытучы белән укучы аерылгысыз. Концертта да шулай булды - мәктәпнең төрле яшьтәге талантлы укучылары тамашачыларга бик матур җыр-биюләр бүләк иттеләр.

Мин поэзиягә мөкиббән. Шуңадыр, биология укытучысы Валентина Желтухина Эдуард Асадовның "Галина" поэмасыннан өзек укыганда рухи ләззәт кичердем, дия алам.

Мәктәп үзешчәннәре концертында интернациональлек, халыкара дуслык чагылыш тапкан: аның программасында молдаван, испан биюенә дә, украин җырларына да урын табылган. Русча-татарча чыгышларны әйтмим дә инде. Концертның рухын "Россия - уртак йортыбыз" дигән сүзләр белән аңлатып булгандыр.

Иҗади бәйрәмнең кульминациясе итеп Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"еннән өзекне атар идем. Әле бер ай чамасы элек кенә шул ук өзекне район хастаханәсе шәфкать туташлары башкаруында күргән идем. Анда ир-атлар җитешмәгән иде. Ә бу юлы сәхнәгә ак сакаллы, чапанлы тарих укытучысы Илшат Фәрдиевның чыгуы да тамашачыларны шаккаттырды! Менә берничә ел инде мәктәп театры белән татар теле укытучысы Миләүшә Фәттахова җитәкчелек итә. Аның уллары Марат белән Нияз башкарган сатирик номерлар да концертны бизәде.

Тамашачылар укытучылар Лилия Садыйкова, Алинә Сафина, Светлана Брисованың җырлавын яраттылар. Лениза Гарипова әтисе (кайнатасы) Рәшит Гарипов шигырьләрен укып, шигърият сөючеләргә бүләк ясады. Вера Красильникова белән Татьяна Балакирева күрсәткән шаян күренешләр залдагыларны күз яшьләре атылып чыкканчы көлдерде.

Концертның финалы да искиткеч булды: милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, үзешчәннәр иксез-чиксез илебез турында җыр башкардылар, ә тамашачылар аларга кушылмый түзә алмады.

Мәктәп үзешчәннәре концертында бер генә артык, кирәкмәгәнчә озынга сузылган номер булмады! Киемнәре дә килешле иде. Һәр вак-төякне истә тотканнар. Оста кулланылган интерактив такта да концертны өстәмә мәгълүмат белән баетты.

Өч сәгатькә якын сузылган концерттан соң мәртәбәле жюри үз сүзен әйтте. Әмма тамашачы бәясен биреп өлгергән иде инде: мәктәп үзешчәннәре "бик яхшы" билгесенә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев