Коллектив белән бергә Биләрдәге “Изге чишмә” тыюлыгында булганнар
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр коллектив белән бергә Биләрдәге "Изге чишмә" тыюлыгында булганнар.
Изге, тарихи җирләрне күрү, догалар тыңлау, корбанга чалынган сарык итеннән пешерелгән тәмле шулпа, хуш исле самовар чәе, тәм-томнар белән сыйлану өлкәннәрнең күңелен күтәргән, бу сәфәрдән алар бик канәгать булып кайтканнар. Ураза бәйрәме уңаеннан интернатка күчтәнәчләр китергән...