Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Коллектив белән бергә Биләрдәге “Изге чишмә” тыюлыгында булганнар

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр коллектив белән бергә Биләрдәге "Изге чишмә" тыюлыгында булганнар. Изге, тарихи җирләрне күрү, догалар тыңлау, корбанга чалынган сарык итеннән пешерелгән тәмле шулпа, хуш исле самовар чәе, тәм-томнар белән сыйлану өлкәннәрнең күңелен күтәргән, бу сәфәрдән алар бик канәгать булып кайтканнар. Ураза бәйрәме уңаеннан интернатка күчтәнәчләр китергән...

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр коллектив белән бергә Биләрдәге "Изге чишмә" тыюлыгында булганнар.

Изге, тарихи җирләрне күрү, догалар тыңлау, корбанга чалынган сарык итеннән пешерелгән тәмле шулпа, хуш исле самовар чәе, тәм-томнар белән сыйлану өлкәннәрнең күңелен күтәргән, бу сәфәрдән алар бик канәгать булып кайтканнар. Ураза бәйрәме уңаеннан интернатка күчтәнәчләр китергән Татар Скусуы, Урта Әлки, Карга, Югары Әлморза мәчетләренә дә бик рәхмәтле биредә яшәүчеләр. Гомумән, игелекле райондашларыбыз өлкәннәргә гел ярдәм итеп тора. Базарлы Матактан эшмәкәр Дамир Әһлиуллин суыткыч, чәч алу машинкалары бүләк иткән. Ә "Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугунов терлек азыгы белән булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев