16 декабрьдә Казанда Игенчеләр сараенда “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы белгече” грантын отуга өченче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды
Әлеге мәртәбәле чарада районыбыздан да уңышлы хезмәт куючы белгечләр бүләкләнде.
"Восток Зернопродукт" АҖ өлкән икътисадчысы Линар Зәйдуллин, әлеге җәмгыятьнең "Көньяк Әлки" филиалы баш бухгалтеры Венера Шәрипова, "Көнчыгыш Әлки" филиалының баш бухгалтер урынбасары Рузалия Сәлахова, "Хузангай" ҖЧҖ баш инженеры Николай Красильников, "Кызыл Шәрык-Агро"ның техника һәм җиһазлар эксплуатацияләү буенча инженеры Фәнис Садриев,...