Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

18 декабрьдә Әлки муниципаль район советының дүртеняе укылышы булып үтте

Утырышның көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп районның 2016 елга бюджеты проектын тыңлап тикшерү куелган иде. Муниципаль район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин, докладчыга сүз биргәнче, проектның район сайтында урнаштырылуы, "Әлки хәбәрләре" газетасында басылуы турында искәртеп: -Район советының 25 ноябрьдә булып үткән өченче утырышында бюджет проекты беренче укылышта тыңланды. Аннары...

Утырышның көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп районның 2016 елга бюджеты проектын тыңлап тикшерү куелган иде. Муниципаль район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин, докладчыга сүз биргәнче, проектның район сайтында урнаштырылуы, "Әлки хәбәрләре" газетасында басылуы турында искәртеп:

-Район советының 25 ноябрьдә булып үткән өченче утырышында бюджет проекты беренче укылышта тыңланды. Аннары бюджет проекты районның рәсми сайтына куелды, "Әлки хәбәрләре" газетасында басылды. Шулай итеп, теләгән һәркем проект белән танышып, үз тәкъдимнәрен кертә алдылар,-диде.

Аннары сүз район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллинга бирелде. Ул депутатлар һәм чакырылган җитәкчеләр игътибарына 2016 елга район бюджеты проектын икенче укылышта тәкъдим итте. Проект буенча депутатлардан сораулар булмады. Район бюджеты бертавыштан кабул ителде.

Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев Әлки муниципаль районының 11 айлык социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Үз чыгышында ул барлык тармаклар буенча күрсәткечләрне атады, оешма-предприятиеләр эшчәнлегенә бәя бирде.

Утырышта муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы Вайыс Даутов район советының киләсе 2016 елга эш планы белән таныштырды, ә депутатлар әлеге планны расладылар. Район советының юридик бүлеге начальнигы Динара Сәхапова мәгълүматын тыңлагач, депутатлар район иҗтимагый советы рәисенә район советы рәисенең ярдәмчесе вәкаләтләрен тапшыру турында карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев