Инвалид балалар Чыршы бәйрәмендә күңел ачты
Бүген район мәдәният йортында инвалид балалар һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.
Капиталь ремонттан соң искиткеч күркәмләнгән иркен һәм җылы мәдәният йортының фойесында да, сәхнәдә дә урман гүзәлләре - яшел чыршылар бизәлгән. Берсеннән-берсе матур киенешеп бәйрәмгә килгән балалар чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Район социаль яклау бүлеге,...