Инвалид балалар Чыршы бәйрәмендә күңел ачты
Бүген район мәдәният йортында инвалид балалар һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Капиталь ремонттан соң искиткеч күркәмләнгән иркен һәм җылы мәдәният йортының фойесында да, сәхнәдә дә урман гүзәлләре - яшел чыршылар бизәлгән. Берсеннән-берсе матур киенешеп бәйрәмгә килгән балалар чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Район социаль яклау бүлеге,...
Бүген район мәдәният йортында инвалид балалар һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.
Капиталь ремонттан соң искиткеч күркәмләнгән иркен һәм җылы мәдәният йортының фойесында да, сәхнәдә дә урман гүзәлләре - яшел чыршылар бизәлгән. Берсеннән-берсе матур киенешеп бәйрәмгә килгән балалар чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Район социаль яклау бүлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен төрледән-төрле кызыклы уеннар оештырдылар, җырлаттылар, биеттеләр.
Сабыйлар әкият геройлары белән бергәләп бүләкләр тутырылган сандыкның ачкычларын да "эзләделәр", Убырлы карчыкның хәйләле сорауларына һәм табышмакларына бик тиз җаваплар да таптылар, киләсе ел символы Маймыл белән дә уйнадылар, шигырьләр сөйләп Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләрен алдылар. Балалар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Ул-кызларының рәхәтләнеп күңел ачуларына әти-әниләре сөенеп бетә алмады.
Балаларны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова килгән иде.
-Бүгенге Чыршы бәйрәменә без олыларның кайгыртуына, ярдәменә аерата мохтаҗ булган балаларны чакырдык,-диде ул. -Сөекле балалар, үтеп баручы ел күңелегездә матур тәэсирләр генә калдырсын. Ә Яңа 2016 ел игелекле эшләр, нәтиҗәле хезмәт һәм тырышып белем алу, шатлыклы вакыйгалар елы булсын. Сезгә иң мөһиме - нык сәламәтлек телим. Барыгыз да имин матур гаиләләрдә әти-әниләрегезнең яраткан балалары булып яшәгез. Хыялланыгыз (пусть у вас будут заветные мечты…) һәм хыялларыгыз чынга ашсын. Тынычлык, бәхетле тормыш сезгә!
Бәйрәмгә 181 бала чакырылган иде. Аларның барысы да килә алмады, билгеле. Чыршы бәйрәмендә йөзгә якын бала катнашты-шулкадәр гаиләгә яхшы кәеф, шатлык бүләк ителде дигән сүз.
Сабыйларның һәркайсы Хәйруллин Хәйрия фонды әзерләгән Яңа ел бүләкләренә ия булды. Бәйрәмгә килә алмаган балаларга тәм-томнар тутырылган "сандыклар" өйләренә илтеп тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев