Балалар да, олылар да алка суга
Түбән Әлки эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов бала-чаганы сөендереп, авыллары уртасына хоккей тартмасы алып кайтып куйган, ә җирлек советы аның тирәли яктырткыч лампалар урнаштырган.
Көндез биредә бала-чага чыр-чу килә. Кичләрен исә тимераякка олылар баса. Яңа елның беренче атналарында бирегә йөрүчеләр бигрәк тә күп булган - тирә-күрше авыллардан, хәтта Биләрдән хоккей командалары килеп,...