Әлкилеләр үзара салымны хуплады
24 гыйнварда, якшәмбе көнне, Әлки районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум булды. Анда куелган сорауларга халык уңай җавап бирде.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов белдерүенчә, тавыш бирү участокларының барысында да референдум закон кысаларында үткән. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 15011 кеше кертелгән булса, шуларның 90,8 проценты референдумда...