Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саклык чараларын курегез

Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә грипп таралу хакында хәбәр итә. Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб. Грипп - кискен йогышлы чир. Ул кешедән кешегә һава-төкерек юлы белән...

Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә грипп таралу хакында хәбәр итә. Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб.

Грипп - кискен йогышлы чир. Ул кешедән кешегә һава-төкерек юлы белән күчә. Авыру кинәт башлана. Аның клиник билгеләре бик тиз күренә. Тән температурасы беренче 24-36 сәгатьтә үк бик югары күтәрелә, хәтта 39-40 градуска җитә. Баш авырта, күз алмалары сызлый. Буыннар һәм мускуллар авырту, кайчагында күңел болгану һәм косу да булырга, кан басымы төшәргә мөмкин. Авыру башла нып берничә сәгать үтүгә коры ютәл тотына, борынга томау төшә. Гриппны дәвалауда вирусларга каршы терапияне мөмкин кадәр алданрак башлау зарур. Шулай иткәндә авырудан өзлегүләрне булдырмый калу ихтималы зуррак. Вируска каршы препаратларны авыруның беренче 48 сәгатендә үк куллана башлау инфекция таралуга юл куймый. Туңып калтырау, температура 5 тәүлектән озаккарак сузылса, бу өзлегүләр башлануы хакында сөйли. Мәгълүм булганча, авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк. Грипптан да саклану чараларын күрергә, моның өчен гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк: авыру күренгән, температурасы булган, йөткергән кешеләр белән якыннан аралашмаска тырышыгыз; -эпидемия вакытында кеше күп җыелган урыннарда булмагыз; -авызыгызга һәм борыныгызга кагылмаска тырышыгыз; -кулларыгызны чиста тотыгыз - аларны сабын яисә махсус дезинфекция чарасы белән

ешрак юыгыз; -торак бинага саф һава күбрәк керсен, тәрәзәләрне ешрак ачыгыз; -авыру кеше белән аралашканда махсус битлек киегез; -сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз: җитәрлек йоклау, әйбәт туклану, физик активлык, даими саф һавада булу бик файдалы. Гриппны дәвалау өчен мондый препаратлар тәкъдимителә: Темифлю (75 мг) - тәүлеккә ике мәртәбә 5 көн дәвамында эчәргә (авыру кеше белән контактта булганда ашыгыч профилактика өчен 10 көн дәвамында тәүлеккә 1 мәртәбә). Ингавирин (90 мг) - тәүлеккә бер мәртәбә 5 көн дәвамында эчәргә авыру кеше белән контактта булганда ашыгыч профилактика өчен 7 көн дәвамында тәүлеккә 1 мәртәбә). Арбидол (200 мг) - тәүлеккә 4 мәртәбә 5-7көн дәвамында эчәргә (авыру кеше белән контактта булганда ашыгыч профилактика өчен 10-14 көн дәвамында көн саен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев