Татар Суыксуы авылыннан Нурия һәм Рауф Галиевлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бүген алар тавыш бирергә ике уллары — Алмаз һәм Илназ белән килгәннәр. Алмаз беренче тапкыр сайлауларда катнашты. Аңа сайлау участогы комиссиясе рәисе иң җылы теләкләрен әйтеп, истәлеккә бүләк тапшырды.
Алмаз Ганиев Алексеевский аграр көллиятендә икенче курста укый. Ул безнең белән аралашканда:
— Безнең көллияттә уку шартлары бик яхшырды, бинага ремонт ясалды, яңа җиһазлар сатып алынды, тулай торак булдырылды. Мин бүген яшьләр өчен авылларда эш урыннары, яшәү шартлары тагын да яхшырсын дип тавышымны бирдем, — диде Алмаз.
Нет комментариев