Без ялда да, эштә дә бергә, шуңа сайлауда катнашу кебек мөһим сәяси чарага да җыйнаулашып килдек
Түбән Әлки авылы мәдәният йортына тавыш бирү өчен Илшат һәм Венера Шәйхетдиновлар зур гаиләләре белән килгәннәр иде. Алар 15 яшьлек уллары Илфат, 13 яшьлек кызлары Әдилә һәм 3 яшен тутырып килүче нәниләре Аделне дә үзләре белән алганнар.
"Без ялда да, эштә дә бергә, шуңа сайлауда катнашу кебек мөһим сәяси чарага да җыйнаулашып килдек. Шулай әти-әни үрнәк күрсәтергә тиеш, шул вакытта балалар да җаваплы булып үсәләр", - дип саныйм, диде гаилә башлыгы. Шуны әйтәсебез килә: Илфат, Әдилә мәктәптә "бишле" билгеләренә генә укый, төрле олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый. "Бар яктан үрнәк гаилә",- ди алар хакында авылдашлары да.
Нет комментариев