Югары Әлки авылында сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар быел – 5 кеше
Яңалыклар

Югары Әлки авылында сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар быел – 5 кеше

Бу яшьләрнең киләчәккә өмет-ышанычлары зур.

722 нче номерлы участокта – Югары Әлки авылында – сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар быел – 5 кеше. Аларның 3 се тавыш бирергә өлгерде дә инде.

 Алинә Вафина – Казан медицина көллиятенең 3 нче курс студенты. Динияр Сираҗев Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында белем ала. Роза Фәтхетдинова,  аграр көллияттә пешекче белгечлеге алып,  район үзәк хастаханәсендә эшли башлаган.
Бу яшьләрнең киләчәккә өмет-ышанычлары зур. Шуңа да, үзләренең тавыш бирү яшенә җитүләре белән горурланып, беренче ныклы адымнарын ясады алар.


Нет комментариев