Айзиряк Мисалова автор яңалыклары
-
Әлки районында балалар учреждениеләрен тикшерделәр
Бүген Әлки районына эш визиты белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина килде.
-
Карамалы һәм Иске Камка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор кичәсе уздырдылар
2026 ел - Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Карамалы һәм Иске Камка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ачылган «Илшат чишмәсе» буенда «Ямьле чишмә» исемле фольклор кичәсе уздырды.
-
Иске Такталы егете Павел Ферапонтов белән Югары Матак кызы Мария Салюкованың никахы теркәлде
Район ЗАГС бүлеге бүген сәгать дәвамында гөрләп торды.
-
Сыйныфташлар 50 ел үткәч янә очраштылар
Еллар үткәч, бергә укыган сыйныфташлар белән очрашудан да кызыграк та, рәхәтрәк тә мизгелләр бармы икән?
-
Базарлы Матак авылы яшьләре – Никита Федонин белән Айсылу Гарифуллина законлы никахлашты
Бүген туйлар көне! Датасы матур шул – 26.06.26
-
Базарлы Матакта яшәүче Гафүрә Вафина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Очраклы рәвештә генә күрештек без аның белән. “Актай” кафесыннан чыгып килә иде ул. Таныш йөзне күргәч (укытучы булып эшләгән елларда безнең мәктәпкә казлар китерә иде), туктап калдым. Сөйләшеп киттек.
-
Иске Камка «Авыл көне» бәйрәменнән кызыклы мизгелләр
Иске Камка «Авыл көне» бәйрәмендә район халкы күренекле композитор, Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаев, җырчылар - Зәринә Хәсәншина, Нияз Хәмәтшин, баянчы-солист Айнур Мәрдәннең дәртле җыр-көйләренә кушылып биеде, уйнады, күңел ачты.
-
Бүген 1 июнь – якташ язучыбыз, фронтовик шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне
Бүген 1 июнь – һәркемнең өстәл китабына әверелерлек “Яшәү белән үлем арасында”, “Язмышка юл”, “Кояшка йөз белән” әсәрләре авторы, якташ язучыбыз, фронтовик шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне.
-
Әлки муниципаль районы Контроль-исәп палатасы рәисе Андрей Михайлович Агапов лаеклы ялга китте
Район Советы утырышында депутатлар Әлки муниципаль районы Контроль-исәп палатасы рәисе Андрей Михайлович Агаповның лаеклы ялга китү турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр.
-
Әлки районы укучылары – «Шигърият бөртекләре» республика конкурсы призерлары
Узган атнада Юхмачы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ульяна Баканова (җитәкчесе – педагог-оештыручы Зөлфия Гыймадиева ) һәм Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 нчы “Б” сыйныфы егете Инзил Насыйбуллин (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сайфуллина) — «Шигърият бөртекләре» Республика конкурсының финал этабында катнаштылар.
-
Базарлы Матакның яшь армиячеләре ГТО нормативларын тапшырды
Яшь армиячеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру быел тәүге тапкыр үткәрелә. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып, бу эшкә Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшьләре алынды.
-
Иске Салман авылында Гаилә көне уңаеннан тематик чара үтте
Халыкара гаилә көне уңаеннан, узган атнада Иске Салман авыл китапханәсендә матур тематик кичә уздырылды. “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән чарага авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары җыелды.
-
Әлки районында партия билетлары тапшырдылар
Бүген “Эшлекле киңәшмә”дә Иске Алпар авыл клубы хезмәткәре Рәсимә Мәхмүтовага һәм Иске Чаллы авыл җирлегенең машина йөртүчесе Айрат Мәрдиевка «Бердәм Россия» партиясенең партия билетлары тапшырылды.
-
Үргәагар авыл җирлегендә яшәүче мигрантлар белән очрашу узды
Үргәагар авыл җирлеге үзендә яшәүче мигрантларның күп булуы белән районда аерынкы урын били.
-
Әлки районында янгында өй тулысы белән янып бетте
Бүген төнлә Югары Әлки авылында көчле пожар булып, бер өй тулысы белән янып бетте.