Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матак авылы яшьләре ­– Никита Федонин белән Айсылу Гарифуллина законлы никахлашты

Бүген туйлар көне! Датасы матур шул – 26.06.26

Районыбыз ЗАГСында  бүген бер-бер артлы  никахларны законлы теркәүнең 5 тантанасы булып узды. Мондый күренешнең инде  соңгы елларда булганы юк.
Беренче бәхетле пар 11.00 сәгатьтә язылышып, кенәгәләрен кулларына тотып, җитәкләшеп чыгып китте. Базарлы Матак авылы яшьләре ­– Никита Федонин белән  Айсылу Гарифуллина иде ул.  

Никита Алексеевич махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елдан бирле Ватан сагындагы егет 2 атналык кыска ялы вакытында сөйгәне һәм үзе өчен шундый зур бүләк ясарга кылган карарын тормышка ашырды. Сагынып көтәр кешесе янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуын һәм бик бәхетле пар булып яшәүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев