Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакттан Фәргать һәм Гөлсем Низамовлар өй тирәсен әкият дөньясына әйләндергәннәр

“Алар ташка да кадак кага”. Базарлы Матакта яшәүче Фәргать һәм Гөлсем Низамовлар турында күршеләре шулай ди

Әйе, мактап туя алмый күршеләрен Гөлсинә  апа Сөнгатуллина.

Соседка Низамовых Гульсина Сунгатуллина

– 23 елдан бирле шул гаиләнең бер әгъзасы кебек яшим: нәрсә кирәк, шуларга чабам. Әле менә тырма сорап кереп килешем. Кая барсалар да, үзләре белән ияртәләр, авырсам терелтәләр, мунчаны кертәләр. Уңганлыкларына чама юк бит, малай: тимерне бөгәләр, кадакны да агачка гына түгел, ташка да кагалар, валлахи, – дип тезә генә ул.

Моның шулай икәнлегенә ышану кыенлык тудырмады. Капка төбеннән башланган гүзәллеккә бер күз салу да җитәр иде дә, эчтәге матурлык та күренеп кызыктырып торганга,  18 сутый җирнең һәр метрында шаккатып, тел шартлатып әйләнеп чыктым мин.

Чын әкият дөньясы

Базарлы Матак авылы, Раил Габдрахманов урамының 36 нчы йорты каршына килсәгез, сезне әкият дөньясы каршы ала. Чиләк-көянтәсе дә элеп куелган кое, җил тегермәне, мәхәббәт күпере, элеккеге тимер көпчәкләр куеп ясалган ат арбасы, балга килгән аю, җәнлекләр – нәрсә генә юк биредә?! Капканы ачып, эчкә атлауга,  чәчкә-гөлләр аллеясы, резина тәгәрмәчләрдән киселгән аккошлар гаиләсе, ләкләк оясы, бер янда ярымае да балкыган кечкенә өй-склады белән су тегермәне...

Базарлы Матакта яшәүче Фәргать һәм Гөлсем Низамовлар

Шуннан өйгә үтәсеңдер инде, дип уйласагыз, ялгышасыз, икенче кат ишегалдына аяк басасың. Анысында үзенә бер дөнья: савытларда берсеннән-берсе матур гөлләр шау чәчәктә, ишек төбендә “күлдә” үрдәкләр йөзә, аларын, якын ук килеп карамасаң, тере кошлар дип беләсең. Йорт хуҗасы Фәргать абый Низамов бу өлештә хәтта балачакның матур мизгелләрен дә мәңгеләштергән: урамнан үткән машиналарны санарга менә торган балкон ясап куйган.

– Шәһәргә кунакка еш бара идек. Әтиләрнең апалары күп этажлы биек йортның 9 нчы катында  яшәде. Шунда баргач,  балконга чыгып, тыз-быз йөргән машиналар агымын күзәтергә ярата идем. Үзем калага тартылмадым, ә менә шул балконы күңелдә калды. Гамьсез сабый чакларны искә алып менеп-төшкәлим.  Оныклар да ярата бу урынны, – дип елмая бәхетле дәү әти.

Аларны язмыш үзе бәйләгән

Һәр адымында аның сүзен җөпләп, алай гына да түгел, ире әйтеп бетермәгәнне, яисә әйтергә яхшысынмаганны өстәп, күгәрчен кебек Гөлсем апа “гөрелди“. Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрендә ясалмалылыкның әсәртәсе дә юк: хөрмәт, якынлык, ярату тышка ук бәреп чыккан. Ә бит язмыш аларны соң гына кавыштырган.

Базарлы Матакта яшәүче Фәргать һәм Гөлсем Низамовлар

– Тормыш иптәшем үлеп, 11 ел ялгыз яшәгәннән соң килдем мин монда. Фәргать тә хатынын җирләп, елын үткәргән иде. Менә шулай, ике яралы йөрәктән яңа гаилә оешканга да, 23 ел вакыт үтеп киткән. Әле генә кебек, югыйсә, – ди ул борнайлыларга гына хас бер ягымлылык белән.

Әлеге матур парның сүзләренә караганда, Фәргать Низамовның кул осталыгы нәселдән күчкән. Әтисе Җәүдәт янында кечкенәдән барын да күреп, эшкә өйрәнеп үскән ул. Тудырган могҗизалары да күңелдә, күз алдында ярала, аннан шуларны йә таштан, йә тимердән, йә агачтан тиз генә, җиңел генә әмәлли дә куя.

Бу уңганнар кул астында бар нәрсә җанлана, яңара, икенче яшәеш ала. Хәтта корыган алма агачы да төптән кисеп ыргытылмаган. Ике куллы кеше буйлы калдырып, ап-акка буялган да бакчачы бабай кебек чәчәкләр арасында басып торуын белә. Ә бу “бабай” сакларлык мал-мөлкәтләр, сый-нигъмәтләр икенче кат ишегалдыннан артка таба әле тагын бик зур мәйданда да тупланган. Ике төрле виноград, кишер-чөгендер, кәбестә, кабак, кабачки, бәрәңге, витаминга бай төрле үлән-яфраклар – кайсы өлгергән, кайсы инде алып урнаштырылган. Уңышы җыелган суган-сарымсак җирендә дә бәрхет чәчәкләре тезелгән.

– Буш урын булып торганны яратмыйм мин, җыеп алган яшелчә урынына әнә шулай чәчәкләр күчереп утыртам, – дип аңлата бу хакта  хуҗабикә.

Бу уңганнар төнлә дә йокламый

Ә бит моның өчен никадәр хезмәт кирәк. Теплицадагы кыяр –помидор, балаларына биргәннән соң, кирәк кешегә – күрше-тирә, туганнарга да җитә. Помидорларны да таяк белән түгел, төптән үк кыяр кебек җепкә үрмәләткәнне дә күреп исем китте. Ямь-яшел яфраклар аксыл сыекча белән эшкәртелгән.

Базарлы Матакта яшәүче Фәргать һәм Гөлсем Низамовлар

– Нәрсә сиптегез моңа? – дип кызыксынам.

– Бордос катнашмасы. Шул яхшы була. Елның-елында кыярны – 9 нчы майда, помидорны сабантуйда рәхәтләнеп, туйганчы ашый башлыйбыз инде без. Теплицада җил җитәрлек түгел, помидор серкәләнә алмый, шуңа күрә иртәнге якта, 10 нар тирәсендә, бер кат селкеп, уятып чыгам мин аларны,  – дип кеткелди уңган апам.

– Моның кадәр әйбер үстерергә дә, карап бетерергә дә ничек кенә өлгерәсез соң, мал-туарлар асрамыйсыздыр инде?! –  дип сорап куйдым, аптырап.

– Бройлерларны суеп тутырдык инде, каз-үрдәкләрне әле быел гына алмадык, балалар орыша. Яңа гына 16 баш куян суеп озаттык. Тагын 20 дән артыгы ояда, – дип әйтеп салмасыннармы?!

Менә сиңа кирәк булса! Әле андый бик четерекле шөгыльләре дә бар икән, ләбаса.

– Йокламыйсыздыр сез, валлахи? – дим, сокланып.

– Йокламаган чаклар да була инде. Көчле җил, яңгыр килә башласа, урыннан кузгалтып була торган савытлы чәчәкләрне, ясаган менә бу матур әйберләрне, кечкенә арбага төяп, ышыкка, лапас тирәсенә кертеп куябыз. Көн матураюга, кире чыгарабыз. Әле беркөн генә төнге икедә шулай ташынып алдык. Сакламасаң, бу матурлык бит озак тора алмый, – диюләренә исем-акылым ук китте.

Йөгереп яшәргә язсын

Берсе 70 кә якынлашучы, икенчесе 70 не узган бу “бал кортлары”на бүтән әйтер сүз дә калмады. Өй каршындагы “мәхәббәт күпере”ндә үз йозаклары да булган, бүгенге көндә 4 кыз бала, кияүләр, 10 онык, 2 оныкчыкны каршы алып, кунак итеп озатып калган әлеге гаҗәеп парга бары тигезлек, саулык-сәламәтлек белән матур картлык кичерүләрен телисе килә.

– Район газетасын бик яратып укыйбыз. Бер язманы да калдырмыйбыз. Аннан башка тагын 4-5 төрлегә язылабыз әле. Кроссвордлар да алабыз, башны гел эшләтеп торырга кирәк бит! – дип озатып калды алар мине.

Шулай аякларыгыз йөгереп, башларыгыз эшләп торсын, алтын куллы иренмәс җаннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев