Әлки районында балалар учреждениеләрен тикшерделәр
Бүген Әлки районына эш визиты белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина килде.
Алар район башлыгы Александр Никошин һәм бер төркем җитәкчеләр озатуында “Дубки” сәламәтләндерү лагеренда, “Актай” яшүсмерләр клубында, “Алинә” спорт комплексында, район мәдәният йортында булдылар.
Балалар ялын оештыру учакларының эше, документациянең торышы, җәйге чорда малай-кызларның, яшүсмерләрнең мавыгулары, аларны файдалы эшчәнлеккә тарту юнәлешләренең максатчанлыгы белән танышты республика вәкилләре. Эшлекле очрашу барышында балалар белән әңгәмәләр үткәрергә дә, һәр төр кәгазь-документны тикшерергә дә, үзләренең киңәшләрен бирергә дә өлгерде әлеге тәҗрибәле белгечләр.
Соңыннан районның Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә (ПДН) исәбендә торучы балалар, гаиләләр, алар белән алып барылган эшчәнлек турында күпкырлы сөйләшү-киңәшмә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев