Районыбызда махсус хәрби операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыю бер көнгә дә тукталмый.
Көннәр көзгә авышты, җылы өйләрдә яшәсәк тә, еш яуган яңгырлар үзәккә үтә башлады. Салкын, пычрак окопларда көн күрүче, илебез тынычлыгын саклап, бик авыр шартларда һаман алга баручы ир-егетләребезнең хәлен истән чыгарырга безнең хәтта хакыбыз да юк.
Хөрмәтле райондашлар!
Чираттагы гуманитар ярдәмгә дә барыбыз бер булып, кем ничек булдыра ала, шулай кушылсак иде. Бүгенгесе көндә су, дару, җылыткыч мичләр, юыну, гигиена кирәк-яраклары иң мөһим әйберләр булып тора. Җыю урыны үзгәрмәде: район үзәк китапханәсе. Җиңүгә ирешүдә һәр адым санаулы, безнең ярдәм дә шуның бер өлеше икәнен онытмыйк!
Нет комментариев