Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Такталы егете Павел Ферапонтов белән Югары Матак кызы Мария Салюкованың никахы теркәлде

Район ЗАГС бүлеге бүген сәгать дәвамында гөрләп торды.

Иске Такталы егете Павел Ферапонтов белән Югары Матак кызы Мария Салюкованың никахы теркәлде биредә. Ике яктан күп җыелган туганнар, дуслар да яшьләр өчен бик шатланды.


 Бу бәхетле, матур парның районыбызда яшәячәген белгәч, без дә сөендек. Икесе дә 2001 нче елгы булган кияү белән кәләш инде хезмәт юлларын берничә ел элек башлаган: Павел “Хузангай” җәмгыятендә механизатор булып эшли, ә Мария Түбән Колчуриноның балалар бакчасында сабыйлар тәрбияли. Нәниләрне яратуы йөзеннән үк аңлашылып торган мөлаем Мария Викторовна– гаиләдә икенче бала, ә менә  Павел Григорьевич, беренче булгангадыр, бик төпле һәм үз-үзенә ышанган ныклы карашы белән игътибарга лаек.  “Алга таба кайда төпләнәсез?” – дигән сорауга ул, аз гына да икеләнми: “Сиктермәдә!” – дип җавап бирде.


–Әтием, энем белән бергә эшлибез. Хезмәтемне яратам, шәһәргә китү турында уйлап та карамыйбыз, авылда күпкә яхшырак һәм рәхәтрәк!” – дип тә өстәде ул көр, шат тавыш белән.


Афәрин, Ферапонтовлар! Бик бәхетле парлы гомер кичерергә язсын сезгә! Хезмәтегез белән дә уңышларга ирешегез, үзегезгә алмаш сабыйлар үстерегез. Районыбыз сездәй яшьләр белән көчле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев