Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Камка «Авыл көне» бәйрәменнән кызыклы мизгелләр

Иске Камка «Авыл көне» бәйрәмендә район халкы күренекле композитор, Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаев, җырчылар - Зәринә Хәсәншина, Нияз Хәмәтшин, баянчы-солист Айнур Мәрдәннең дәртле җыр-көйләренә кушылып биеде, уйнады, күңел ачты.

Юмор остасы, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәнов чыгышлары рәхәтләнеп көләргә дә, дөньяңны онытып ял итәргә дә мөмкинлек бирде.  Чүлмәк вату, биек колгага әтәчкә менү, йомырка куелган кашыкны кабып йөгерү, аркан тарту кебек милли уеннар, бил һәм кул көрәше – барысы да әнә шул кызыклар, матур җырлар астында үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев