Карамалы һәм Иске Камка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор кичәсе уздырдылар
Яңалыклар

Карамалы һәм Иске Камка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор кичәсе уздырдылар

2026 ел - Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Карамалы һәм Иске Камка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ачылган «Илшат чишмәсе» буенда «Ямьле чишмә» исемле фольклор кичәсе уздырды.

 

Милли мәдәниятне саклау, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен искә алу, яңарту - бүгенге көн бурычларының берсе.


Табигатьтә ял итү җыр-биюләр белән үтте. Халкыбызның милли уеннары: "Йөзек салу", "Купер чыгу", "Капкалы" һәм түгәрәк эчендә биюләр бишкарылды.

“Безнең максат: халкыбыз мирасы югалмасын, яшь буынга тапшырылсын иде!” – ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Нет комментариев