Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Гафүрә Вафина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Очраклы рәвештә генә күрештек без аның белән. “Актай” кафесыннан чыгып килә иде ул. Таныш йөзне күргәч (укытучы булып эшләгән елларда безнең мәктәпкә казлар китерә иде), туктап калдым. Сөйләшеп киттек.

–Менә 70 яшьлек юбилеемны билгеләп үтәргә җыенам, кафеда зурлап укытып алырбыз дип йөрүем, – дип башлады сүзен Гафүрә апа.
60 ны да биреп булмый торган матур йөз-кыяфәт, көр тавыш, һәр сүзеннән тормышка булган чиксез мәхәббәт ургылып чыккан танышыма, бүген күргәндәй, сораулар бирә башладым:

 

–70?! Китегез әле! Каян килгән?!

–70 е каян килгәндер, белмим, ә менә үзем моннан 48 ел элек Балык Бистәсе Ямаш авылыннан синең кебек гомер күрмәгән, белмәгән Әлкигә очып төшкән идем, шуннан бирле беркая киткәнем юк!– ди ул, кыты-кыты рәхәтләнеп көлеп.


–Әлки егетләре әйбәт бит, кая китәсең инде бер килгәч! – дим мин дә, үз тормышымны күзаллап. Ә аңа шул җитә калды:

–Чынлап шулай бит! Менә минем Марсымны гына алыйк. Гомер буена үрнәк ир, кайгыртучан ата, кайда эшләсә дә – намуслы хезмәткәр, ярдәмчел дус, туган җанлы абый, энекәш булды, әле дә шулай яшәп ятабыз, Аллаһыга мең шөкер. Ял итәргә ятып торганымны белсә, хәзер дә, ишек тавышы чыгарырга да куркып, аяк очында гына йөри, – дип тезеп китте ул, йөзләреннән нурлар чәчеп.


Ирләрен шулай күркәм мәхәббәт илә хөрмәт белән яратып сөйләүчеләрне сирәк очратасың – сөйләшүне дәвам итәбез.

Юл башы


Балык Бистәсе Ямаш авылы Гыйләҗ һәм Әлфия Гайнетдиновларның 11 балалы (бүгенгесе көндә 10 сы исән-сау) зур гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килгән Гафүрә Вафина. Кечкенәдән нәрсәгә тотынса, шуны ахырына җиткерә торган бер уңганлык, максатчанлыкны юлдашына әйләндергән кыз, урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренә юл тота: һөнәр училищесында ит эшкәртү серләрен үзләштерә. Соңрак Буа зоотехниклар әзерләү техникумын тәмамлый.


Иске Чаллы егете Марс Гарәфетдин улы белән Казан уртасындагы “Балалар дөньясы” кибетендә очраша алар, дөресрәге, егет кызны күреп ала һәм тынычлыгын югалта. Кайда укуын, каян килүен, хәтта исемен дә ялганларга тырышкан кызны, атналар буе сагалап торып, эзләп таба  Әлки мишәре. Шуннан инде араларны өзәргә юл куймый: өч ай күрешеп, сөйләшеп йөриләр дә, 1978 нче елның апрелендә гаилә корып, Иске Чаллы авылында яши башлыйлар. Бу вакытта Марс Вафин биредә – идарә җитәкчесе. 1982 елда аны Салманга партоешма хезмәтенә күчерәләр, соңрак Колчуринога баш агроном итеп билгелиләр, 1991 елда Базарлы Матак ПМК сына җитәкче итеп куялар.


“Декабрист хатыны”, әлбәттә, иреннән калмый. Кайда яшәсәләр, нинди эш тәкъдим итсәләр дә, беркайчан сынатмый да, бирешми дә ул.  Аш-суга осталыгын, җитезлеген белеп алганга, аңа күбесенчә хисапчы яки ашханә мөдире вазифасын йөклиләр.


–17 ел ашханәләрдә эшләдем. Хезмәттән курыкмадым, пешерергә яраттым, белмәгәнне өйрәндем. Каенанам да искиткеч әйбәт булды. Иремнең өч кыз туганы да – бик уңган, булган, яхшы кешеләр, алар белән дә матур яшәдек, бүген дә араларыбызга җил кертмибез, – дип, тормышының бары матур һәм шатлыклы вакыйгаларын гына тезүен дәвам итә Гафүрә Гыйләҗ кызы.

Гаиләнең иң зур байлыгы – өч бала: ике кыз, бер малай


Хәер, әлеге байлык шактый арткан инде хәзер: 5 онык өстәлгән.


Гадәттә, ата-ананың чәче иртә агарып, йөзе сулуга балалар проблемасы да сәбәпче булырга мөмкин. Ә аларны Аллаһы Тәгалә бу яктан да зурлаган. Сабый чактан үзләре мисалында дөрес тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп үстергәннәр: өч бала да югары медицина белеме алган. Ике кызлары Казан шәһәрендә үз белгечлекләре буенча  хезмәт итә: Венера Шәйхелисламова – теш табибы, Гүзәл Вафина – тире авыруларыннан дәвалый.  Аларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән якташлар рәхмәтләрен әйтеп туя алмый. Уллары Илнур район үзәгенең газ хезмәтендә мастер вазифасын башкара, әти-әнисенең якындагы зур терәге ул.


– Балаларны тәрбияләүдә гомер буе сафлык, кешелеклелек, намус кебек сыйфатларга басым ясады, хәзер менә шуның җимешләрен җыябыз, – ди Марс абый да, йөзенә зур канәгатьлек билгеләре чыгарып.


Марс абый дигәннән, редакциягә сөекле хатынын юбилее белән котлау  бирергә керде ул. Хәләл җефете белән сөйләшкәндә, тоташ иренең яхшы сыйфатларын, әйбәтлеген бәян итсә, монысы хатынны мактап туя алмый. “Моның кадәр озын котлау язсак, бик кыйбат була бит, Марс абый”, – дигәнгә:


–Соңгысына, ахырына кадәр чыгарып салырга риза, хатыным өчен дөнья малы түгел, җаным да жәл түгел, –диде ул, ике дә уйламыйча. Бер-берсе өчен яратылганнарны “чиләгенә – капкачы” дияргә яратабыз, ә болар капкач өстенә капкач булган.

Бәхет күктән яумый


Ирне ир иткән – хатын, дигән гыйбарәне дә еш кулланабыз. Ә менә, хатынны бәхетле иткән – ир, дигәне кырыйдарак кала. Бу очракта әлеге әйтемнәрне бер-берсеннән аеру һич мөмкин түгел.


– Әрләшмәдек тә без, ник кып-кыска гомерне чүп-чарга әрәм итәргә? Эштән кайтканда да: “Сине күргәч, бөтен аруларым бетә, кузгалган нервыларым тынычлана”, – дип кайтып кергән иреңә ничек караңгы чырай күрсәтмәк кирәк тә, авыр сүз әйтмәк кирәк, – дип авызыннан да өзми бердәнберен күкләргә чөйгән Гафүрә апага карап, чын күңелдән шатландым. Аның сүзләре, нур чәчеп торган йөзе күз алдыма килә дә:
“Дөнья артыннан куып, булган бәхетебезне, рәхәтебезне дә аңлый алмый калган заманны менә шундый кешеләр бизи. Югыйсә, алтын сарайлар да, кая куярга белми аптыраган миллионнар да тулы бәхеткә ирешү мөмкинлеге бирә алмый бит. Аны бары тик Марс абый  һәм Гафүрә апа Вафиннар кебек яшәгән: һәр көненнән канәгатьлек ала белгән, янәшәңдәгеләрне чын күңелдән яраткан, тормышка гашыйклар гына тудырырга сәләтле, –дигән матур уйлар, берсен-берсе куып, аңда, бөтен барлыгымда бөтерелә.

Соңгы сүз


Лаеклы ялга чыкканнан соң, 6-7 ел дәвамында казлар сату белән дә шөгыльләнгән бу уңган да, бәхетле дә пар бүген дә түбәгә карап, “алма пеш, авызыма төш” дип көтеп ятмый: зур матур өйләрендә, ян бакчада бөтен төр җиләк-җимешне дә үстереп, үзләрен дә, бала-оныкларын, туган-тумачаны да тәм-том белән сыйлап, Аллаһыга шөкер итеп яши бирә. Беренче карашка гади генә кешеләр, күпләр кебек үк гомер кичерәләр кебек тоелса да, заманның ваклыкларын кырыйга куеп, бирелгән гомернең кадерен белеп, бер-берсен тулыландырып, яклап, саклап яшәүләре белән үрнәк алар.
50 еллык Алтын туйларына да җитәкләшеп барып җитсеннәр, Бриллиант туйларын да каршы алырга язсын, дигән теләкләр белән йомгаклыйсы килә бу язманы.
Республикабызда гамәлгә ашырылучы «Гаилә» милли проекты да нәкъ менә шундый матур, үрнәк парларны барлау, күрсәтү максатын күздә тота бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев