Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә Николаевлар гаиләсе законлы теркәлде

Сөенечле хәл: районыбызда тагын бер яшь гаилә артты – Түбән Колчурино егете Артем Николаев Кошки авылында туган Виалетта Семеновага өйләнде.

Артем Николаев Виалетта Семеновага өйләнде

Бүген, 7 нче август көнне, ЗАГС бүлегендә аларның законлы никахы теркәлде. Артем Сергеевич инде аягында нык басып торган, гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә сәләтле егет. 2014 нче елдан бирле “Хузангай” җәмгыятендә механизатор булып эшли икән ул. 2000 нче елгы ыспай кияү үзеннән 5 яшькә кече, моңа кадәр шәһәрдә яшәгән сөйгәне белән авылда төпләнергә уйлый.  Чибәр Виалетта Сергеевна да (әтиләре – адашлар: матур күренеш) моңа каршы килми: чын күңелдән сөенеп,  ризалыгын белдерде. Мәхәббәткә киртәләр юк бит, бергә булганда,  кайда да яхшы, ә авылда тагын да әйбәтрәк!

–Бәхетле яшәгез, кунакка ешрак килегез, онытмагыз безне, – дип яшь аралаш елмайган кәләшнең әнисенә борчылыр урын юк. Авыл күчтәнәчләрен төяп, сагынырга да ирек бирми барырлар алар сезгә. Сез кайтканда, рәхәтләнеп кунак итәрләр. Шундыйга охшаганнар!

Хәерле сәгатьләр, ак юллар, бәхетле парлы тормыш телибез сезгә, райондашларыбыз  – Николаевлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев