Чиябашта тормыш җайлана
Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин җирлек советының киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышында:
-Авылларыбызда акрынлап тормыш җайлана. Моны халык та тоя,-диде.
Җыелыш та бик тыныч һәм үзара аңлашу шартларында узды.
Чиябашта мондый җыеннар шактый шау-шулы узучан иде. Монда халык эшли дә белә, таләбен куярга да күп сорамый. Ә быелгы җыелышта, өч...