Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиябашта тормыш җайлана

Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин җирлек советының киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышында: -Авылларыбызда акрынлап тормыш җайлана. Моны халык та тоя,-диде. Җыелыш та бик тыныч һәм үзара аңлашу шартларында узды. Чиябашта мондый җыеннар шактый шау-шулы узучан иде. Монда халык эшли дә белә, таләбен куярга да күп сорамый. Ә быелгы җыелышта, өч...

Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин җирлек советының киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышында:

-Авылларыбызда акрынлап тормыш җайлана. Моны халык та тоя,-диде.

Җыелыш та бик тыныч һәм үзара аңлашу шартларында узды.

Чиябашта мондый җыеннар шактый шау-шулы узучан иде. Монда халык эшли дә белә, таләбен куярга да күп сорамый. Ә быелгы җыелышта, өч авылдан хәйран кеше җыелган булса да, халыктан сораулар бөтенләй булмады диярлек.

Бераз алга китеп шуны әйтик, монда авыл тормышында туган сораулар ел дәвамында хәл ителә килгән. Авыл җирлеге башлыгының узган елгы эшчәнлек турындагы чыгышында аларның күбесе атап та үтелде.

Авылларда өч су башнясы бар. Аларның тирә-юне һәрчак чиста тотыла, киртәләп алынган. Җәйге чорда авылда су белән тәэмин итү кыенлаша. Шуңа быел халыктан җыелган үзара салым акчасына су башнясы казытып, яңа суүткәргечләр ясатырга исәпләре. Дөрес, бу эшләр бик кыйммәт тора. Шуңа республиканың "Чиста су" программасына эләгергә дә өмет итәләр.

Авыллар урамнарын, Фәнис Хәмитов фермер хуҗалыгы белән килешү төзеп, кардан чистартып торалар. Фермер әлеге эшне намус белән башкара, юллары чиста. Кар күп яуганда авылдагы техникасы булган кешеләр булыша. Алай да Илфат Сәмигуллин әле җирлектә көн дә диярлек туып торган мәшәкатьләргә берәр трактор сатып алып булмасмы дигән өмет белән яши.

Чиябашта 3-4 сыер асрап, күп итеп сөт тапшыручылар да байтак. Резидә Әхмәтова, Фәнисә Фәттахова, Хәнифә Гайнуллина, Дания Хисмәтова - ел дәвамында 10 тонна һәм аннан да күбрәк сөт тапшырган авыл уңганнары. Нигә йорт тулы терлек тотмаска - әнә чалу җирләре күпме хәзер. Өстәвенә терлек асраган кешеләргә хөкүмәт бертуктаусыз ярдәм итә.

Быел Мулланур Вахитов поселогында яшәүчеләр өчен сөенечле хәл булды - авылның фельдшер-акушерлык пункты ярты миллион сумга төшереп ремонтланды. Әлеге эш республика программасы нигезендә башкарылды. Хәзер фельдшер Наилә Хәйруллина (ул ике авылга хезмәт күрсәтә) халыкны бар шартлары булган ФАП та кабул итә.

Чиябашта халык зират тирәсен тоту-ремонтлау өмәләрендә актив катнашкан. Әлеге эшне быел җәй дә дәвам итмәкчеләр.

Авыл җирлеге советы депутаты Миншакир Хәмитов егетләрдән бригада оештыра, һәм алар чишмәне чистартып алка төшерәләр, матур итеп беседка ясап куялар. Авыл халкы, кайткан кунаклар хәзер чишмә тирәсендә рәхәтләнеп ял итә, табигатькә хозурлана ала.

Миншакир Хәбибрахман улы исә бүген инде яңа уй-планнар белән яши. Ул мәктәп ярдәме белән урамнарга агачлар утыртырга хыяллана.

-Кайсы шәһәр я авылга килеп кермә, иң элек аның чисталыгына игътибар итәсең. Шуңа да авылыбызны төзек, чиста, матур итеп тотарга иде безгә,-ди ул.

Миншакир Хәмитов чүп-чарны кайвакыт тиешле чүплек урынына кадәр илтеп җиткермичә, юл буенда түгеп калдыручыларны да тәнкыйтьләп алды.

Халык алдында мәктәп коллективы исеменнән Энҗе Сәмигуллина чыгыш ясады. Әлеге мәктәп 1981 елдан бирле зур ремонт күрмәгән. Чагыштыру өчен: бу чорда Түбән Кәчи мәктәбе бинасына инде икенче капиталь ремонт ясала. Чиябаш мәктәбе җиһазлары да карап торганга гына төзек. Алары да "картайган".

Чиябашта үткән җыенда Юхмачыдагы янгын сүндерү посты җитәкчесе Андрей Клянин да чыгыш ясады. Ул янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тагын бер кат халыкның исенә төшерде. Бигрәк тә җәй айларында кипкән үлән янудан ут чыгу куркынычы зур, ди пост җитәкчесе. Узган җәйдә бер кырда коры үлән янып чак кына зур янгын чыкмый калган.

Җыенда Көньяк Әлки филиалы җитәкчесе урынбасары Миншакир Хәмитов авыл тормышында актив катнашуы өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә авыл җирлеге башлыгы күптән түгел юбилейларын билгеләп үткән абый-апаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Биредә "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангыч оешмасының уңышлы эшләве дә бәяләп узылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев