Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки кырларында күчмә отряд комбайннары эшлиячәк

Быел район кырларыннан 60 мең гектардан артык мәйданда бөртекле, бөртекле – кузаклы культуралар җыеп аласы була. Һәр елны районга яңа бөртек суктыру комбайннары кайтып тора. Шулай да комбайн паркы едан – ел “картая” бара. Бигрәк тә чит илләрдә җитештерелгән, озак еллар кулланышта булган техниканы ремонтлау авырга туры килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идәрәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, “Хузангай” җәмгыяте уракны үз көче белән башкарырга җыена. Ә менә “Востокзернопродукт”, килешүләр нигезендә, өстәмә комбайннар белән урып – җыюга төшәргә җыена.
Район кырларында, республикада булдырылган күчмә колонна комбайннары эшлиячәк. Алар барысы ун берәмлек булачак. Комбайннар яңалар, беренче ел уракта катнаша. Аларның күбесе инде районга кайтарылды. Һава шартлары беренче мөмкинлек тудыру белән, кырларга чыгарга әзерләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев