Фәнүзә Рәхмәтуллина 24 ел Юхмачы почта бүлеге хат ташучы булып эшли
Юхмачы почта бүлеге хат ташучысы Фәнүзә Рәхмәтуллинага “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе мөхәрриренең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә әбунәчеләребезне районыбыз басмасыннан башка калдырмауда иң тырышып эшләүче хезмәткәрләрнең берсе булганга хөрмәтләнде ул.
Фәнүзә Хәсән кызының хезмәт кенәгәсендә бер генә язу: элек бирегә эшкә кабул ителгән. Хисапчы белгечлеген алган кыз почта бүлегенә хат ташучы кирәк булуын ишетеп килә.
–Һич уйламаган юнәлештә хезмәтемне башладым һәм үз урынымда булуымны аңладым. Эшем кешеләр белән аралашуга бәйле, бу миңа ошый да. Авылдашларым белән күрешеп, хәлләрен белешеп торам, алар да мине көтеп ала. Бу миңа күңел рәхәтлеге бирә, – ди ул.
Хезмәтен Югары Әлморзадан җәяү йөреп башкарырга туры килүен дә искә алып: “Эшегезнең авыр ягы нидә?” – дип сорагач та, ул: “Бернинди кыенлык та күрмим, исәнлек кенә бусын”, – дип җавап бирде.
Кешеләр дә ярата, җитәкче дә канәгать
Фәнүзә Рәхмәтуллинаны әлеге почта бүлеге җитәкчесе Наталья Колоколова да чын күңеленнән мактады:
– Фәнүзә Хәсән кызы – бик яхшы, җаваплы хезмәткәр. Нинди генә бурыч куелса да, ул аны җиренә җиткезеп башкарып чыга. Эшенең сыйфаты бар яктан да: газета-журналларга яздыру, пенсия тарату, сату буенча да 100 процент үтәлә. Кешеләр белән уртак тел таба белә, бик йомшак күңелле, кешелекле дә ул. Мин аңа озак еллар биредә эшләвен телим, – диде.
Почта бүлеге җитәкчесе үзе дә – эшен яратучы белгеч
Шуны әйтергә кирәк: Наталья Викторовна үзе дә – 21 яшендә Юхмачы почта бүлеге җитәкчесе булып урнашып, 37 ел дәвамында – хәзергә кадәр әлеге вазифаны башкаручы кеше. Почта элемтәсе хезмәтенең бүгенге көндәге аянычлы хәлендә – кайбер авылларда хәтта ябылып килгәндә, әлеге тармактагы менә шулай үз бурычларын сыйфатлы итеп һәм яратып үтәүчеләр белән танышкач, үзеннән-үзе тел шартлатасың һәм аларга “Афәрин” дип әйтәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев