Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы гаилә фермасы башлыгы Николай Библаевка сөт саву аппараты тапшырды

«Табигать авылыбызны күп терлек тотарга дип яраткан», — ди Николай Библаев.

Күптән түгел район үзәгендә сөт тапшыручылар һәм сөт җыючыларның алдынгылар слеты узды. Анда район башлыгы Александр Никошин Иске Тумба авылындагы гаилә фермасы башлыгы Николай Библаевка заманча саву аппараты тапшырды.

Александр Никошин Иске Тумба авылындагы гаилә фермасы башлыгы Николай Библаевка заманча саву аппараты тапшырды

Слет тәмамлангач, без Николай Библаев белән аралашып алдык

 Аның гаилә фермасы бер кешедән генә тора икән. Николай ялгыз яши. Шуңа карамастан, аның хуҗалыгында 16 баш мөгезле терлек асрала. Шуның җидесе — савым сыерлары. Моннан тыш, Николайның зур умарталыгы бар, бакчасында яшелчә, җиләк-җимешләре мул уңышлар биреп үсә.

Без хезмәт сөючән егет белән аның хуҗалыгында күрешергә сүз куешкан идек. Менә без Иске Тумбада — Николай Библаев йортында. Авылга килгәч, бер өй янында көйма тоткан ир-егеттән газетабыз героеның кайсы йортта яшәвен сораштык.

 Иске Тумба авылындагы гаилә фермасы башлыгы Николай Библаев

Ул:

— Клубка таба барыгыз, аның каршында ишеге алдында трактор, тагылма җайланмалары булган төзек, матур өй күрерсез. Ул Николайныкы, — диде.

Әйе, заманча итеп ремонтланган бу өйне без ерактан ук күреп, шикләнмичә килдек. Капка алдында Беларус тракторы, печән җыйгыч агрегатлары да тора иде.

Николай Библаев бакчасыннан тачка белән ташкабак ташый иде

 Утын пүләне хәтле яшелчәне күргәч, сорамый тузә алмадым:

— Шулкадәр кабачокны нишләтергә җыенасыз?

— Аны сыерлар яратып ашый. Шуны бирсәң, сөтләре күзгә күренеп арта. Хәзер әле кабаклар өлгереп җитмәгән, анысын да күп чәчтем. Ә кабачки хәйран мул булып үсте, — диде ул яшелчә өеменә ымлап.

 Иске Тумба авылындагы гаилә фермасы башлыгы Николай Библаев

Миңа маллар ашаган бу ризык кызык тоелды. Әле яңарак кына зур кибетләрдә кабачокның килограммы ике йөз сумга якын торганын күргән идем. Димәк, аны да Николай кебек уңганнар малларын сыйлау өчен күп итеп үстерә икән.

— Быел бөтен нәрсә дә яхшы үсте. Мул итеп печән хәзерләдем. Безнең якларда бит печәнлекләр күп. Бездәге урман печенен маллар бигрәк яратып ашый. Безнең авылның табигате терлекләрне күпләп асрар өчен бик җайлы. Бер көнне трактор белән чаптырып кайтам. Аннан башка агрегатларны тагып, җыеп урнаштырам. Табигать барсын да бирә, иренмичә эшлә генә, — дип куйды Николай зур-зур печән кибәннәре янында.

Без бакчадагы умарталарны да карадык. Урман өчендә урнашкан авылдагы умарталыкка бал җыярга чәчәкләр бик күп. Ике дистәләп умарта гаиләсе уңган хуҗасына бик сыйфатлы, шифалы татлы продукция бирә. Элек заманда бер авыл аксакалы: «Безнең алпавытка рәхәт — кояшлы көн булса — бал кортлары эшли, җилле булса — тегермәне эшли», — дигән. Биредә дә шулай: матур көннәрдә Николайның умартасы бал туплый, яңгырлы көннәрдә печәнлекләрендә үлән үсә. Чын авыл кешесенең шулай булырга тиеш.

 Иске Тумба авылындагы гаилә фермасы башлыгы Николай Библаев

Уңган егетнең абзарын, каралты-курасын да әйләнеп чыктык. Сыерлары, зур үгезләре көтүдә иде. Биредә ике буаз тана, бозаулар гына калган. Николай бу көннәрдә 50 литр сөт тапшыра. Кайбер сыерлары буазланган. Баштарак ул һәр иртә сөт җыючыга йөзәр литрдан артык продукция биргән.

Николай бу нигездә әти-әнисе белән яшәгән. Алар инде вафат. Ике кыз туганы тормыш корып, Димитровградка күчкән. Шулай итеп, туган нигездә ул ялгызы калган. Мин «өйләнергә кирәк» дип авыз ачкан идем, әңгәмәдәш егетем:

— Августта өйләнәм. Кәләшем белән интернет аша таныштык. Ул Спас районы Куралова авылыннан, үзләрендә укытучы булып эшли, — диде.

Иске Тумбада мәктәп юк. Николай булачак хатыны Ольга Владимировнага Юхмачыда эш урыны белешеп куйган. Иң мөһиме — бу зур хуҗалыкның хуҗабикәсе дә булачак. Ә тулы гаилә безне яңалыклары белән тагын да шатландырып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев