Татарстанда 13 августта көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
13 августта Татарстанда һава торышы начарланачак.
Метеорологлар фаразлавынча, республика территориясендә яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшү ихтималы да бар.
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы вакытында саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Көчле җил вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында калмаска тәкъдим ителә. Шулай ук уяулык күрсәтергә, балаларга, өлкәннәргә һәм сәламәтлеге белән проблемалары булган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев