Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында көзге чәчүгә җир эшкәртәләр

Садиково авылында туып-үскән Александр Николаев бу көннәрдә Көньяк Әлки территориаль идарәсендә көзге чәчү өчен җир эшкәртә.

Александр Николаев зур егәрлекле тракторда алтынчы елын хезмәт куя

Аның New Holland тракторы унсигез еллык. Әле бүген дә сәгать кебек эшли. Александр Николаев бу зур егәрлекле тракторда алтынчы елын хезмәт куя.

«Мин бу тракторның бик күп төеннәрен үзем ремонтладым. Бары тик электрикасына гына кагылганым юк. Берничә көннән бирле кондиционеры эшләми башлаган иде, шуңа сыекча тутыртам да, көне буе Чуаш Кичүе кырларын көзге чәчүгә эшкәртүгә керешәм», — ди тәҗрибәле механизатор.

Менә Александр Николаевның тракторы кырга чыгарга әзер. Ул БДК-80 агрегаты тагып, басуларны икенче тапкыр эшкәртә башлаган. Авыр трактор җирне тыгызламасын өчен, аңа өстәмә тәгәрмәчләр куйган.

Быел Көньяк Әлки идарәсе уҗым культуралары мәйданын арттырырга җыена. Биредәге механизаторлар алдында чәчү эшләре башланганчы, 8400 гектар мәйданда сыйфатлы итеп кырларны эшкәртеп куйган булырга кирәк. Александр Николаев кебек тырыш тракторчылар булганда, бу мөһим эш вакытында башкарылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев