Бүгеннән Татарстанда гошер сәдакасы җыю кампаниясе башланды. Нәзарәт аның тәртипләрен аңлатты
Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.