Әлки районы: янгында зыян күрүче Ферапонтовлар гаиләсенә ярдәм кирәк
Базарлы Матакта өйләре янган Ферапонтовлар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ. Саулыкларына зыян килмәсә дә, гаилә бернәрсәсез калды. Ут бит бернине дә аямый.
Аларга савыт-саба, ашамлыклар, кием-салым (балалары 5 һәм 7 яшьләрдә, икесе дә малайлар) кирәк.