Әлки районы: янгында зыян күрүче Ферапонтовлар гаиләсенә ярдәм кирәк
Яңалыклар

Әлки районы: янгында зыян күрүче Ферапонтовлар гаиләсенә ярдәм кирәк

Базарлы Матакта өйләре янган Ферапонтовлар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ. Саулыкларына зыян килмәсә дә, гаилә бернәрсәсез калды. Ут бит бернине дә аямый. Аларга савыт-саба, ашамлыклар, кием-салым (балалары 5 һәм 7 яшьләрдә, икесе дә малайлар) кирәк.

 

Райондашлар бәлагә тарыган гаилә язмышына битараф калмаслар, булдыра алганча ярдәм күрсәтерләр дип ышанабыз. Акчалата булышырга теләүчеләр средстволарны Надежда Ферапонтованың исәп-хисап счетына күчерә алалар. Счет телефон номерына (89520307508) бәйләнгән.

Чит бәла булмый. Янгында зыян күрүчеләрнең хәленә керик, ярдәм күрсәтик!

 


Нет комментариев