Әлки районында халык санын исәпкә алуда 41 кеше эшләячәк
Узган 2020 елга илдә яшәүчеләрне исәпкә алу планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясе бу чараны күпмедер вакытка кичектерергә мәҗбүр итте. Хәер, кичектерү озакка сузылмады – быел 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр, ягъни бер ай дәвамында Бөтенроссия халык санын исәпкә алу үткәреләчәк һәм аңа әзерлек ил күләмендә, шул исәптән бездә дә ахырына якынлашты.