Әлки районы прокуратурасы 20 яшьлек ир-егеткә карата җинать эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Мәхкәмә аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 нче маддәсенең 1нче пунктында каралган (исерек хәлдә машина белән идарә иткәне яисә вазыйфаи затның исереклелек хәленә медицина тикшерүе үтү турындагы кануный таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган исерек хәлдәге затның машина белән идарә итүе) җинаятьне кылуда гаепле дип таныды.