Түбән Әлки укучылары – чын артистлар
17 октябрьдә Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбенең Н.Н. Миңгалимов җитәкчелегендәге “Театр яшәде, яши, яшиячәк” дип аталган мәктәп театры труппасы үзенең 30 җанатары белән Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган Гаилә һәм мәктәп театрының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I республика фестивале-конкурсының 2 турында уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.