Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки укучылары – чын артистлар

17 октябрьдә Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбенең Н.Н. Миңгалимов җитәкчелегендәге “Театр яшәде, яши, яшиячәк” дип аталган мәктәп театры труппасы үзенең 30 җанатары белән Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган Гаилә һәм мәктәп театрының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I республика фестивале-конкурсының 2 турында уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.

Әйтергә кирәк: балалар үзләрендә җаваплылык хисе тоеп, рольләрен бик оста уйнадылар. Жюри әгъзалары: Зөлфия Шакирова һәм Зөлфәт Закиров артистларыбызның чыгышын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Соңыннан үзләренең тәкъдим-киңәшләрен дә әйттеләр. Шуннан соң Пушкин картасы аша алынган билетлар белән яшь артистлар катнашында  “Татар теле – сәхнә теле” дигән спекталь карап, рухи дөньяларын, сүз байлыкларын, эчке дөньяларын баеттылар. Район мәгариф бүлеге безгә әлеге фестивальгә барырга рөхсәт бирде, автобуслар белән тәэмин. Шуңа да җитәкчесе Сурия Вәлиевага һәм, зур кайгыртучанлыгы өчен, мәктәп директоры Венера Гайнетдиновага рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.   Әлеге файдалы экскурсия, артистлар алдында үзеңне сынап карау, чыгыш ясау һәр укучыга да бик ошады.


Наилә Миңгалимова, Түбән Әлки мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев