Юхмачы авылыннан теш табибы Әнәс Сафинның яраткан шөгыле бар
Күп еллардан бирле Юхмачы участок хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Әнәс Сафинның яраткан шөгыле — элеккеге радиоалгычлар, магнитафоннар, фотоаппаратлар җыю. Ул шулардан үзенә күрә кечкенә генә музей почмагы да булдырган.