Юхмачы авылыннан теш табибы Әнәс Сафинның яраткан шөгыле бар
Яңалыклар

Юхмачы авылыннан теш табибы Әнәс Сафинның яраткан шөгыле бар

Күп еллардан бирле Юхмачы участок хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Әнәс Сафинның яраткан шөгыле — элеккеге радиоалгычлар, магнитафоннар, фотоаппаратлар җыю. Ул шулардан үзенә күрә кечкенә генә музей почмагы да булдырган.

Бу радиоаппаратураларның кайберләре гаилә ядкәре булып саклана. Күбесен туганнары, дуслары бүләк иткән. Дөрес, аңа тапшырганда ул җиһазларның күбесе ватык булган. Әнәс Тәлгатович аларны ремонтлап, «икенче гомер» бүләк иткән. Киштәләргә урнаштырылган барлык радиоаппаратура да эшли: элеккеге пластинкаларны, магнитафон кассеталарын әйләндереп, уйлар белән яшьлеккә кайтаралар икән.


Нет комментариев