21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Урамнар чистартылган
Бу атна башында Кошки авылыннан Валентина Исаева урам юлларын кар күмүгә зарланып шылтыраткан иде. Без бу хакта Кошки авыл җирлеге башлыгы Эльфира Нуретдиновага җиткердек. "Соңгы көннәрдә булган бураннар урамнарга, юлларга карны күп тутырды шул. Без инде бу мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнәбез",-диде җирлек башлыгы. Һәм икенче көнне үк авылның барлык...
-
Ташбилгегә эшсезлек янамый
Авылларда халык җыеннары башланды. Алар, алдагы еллардагы кебек, авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышы форматында уза. Халык белән очрашуларда район җитәкчеләре, төрле учреждение-предприятие вәкилләре дә катнаша. Шундый утырышларның беренчесе 18 гыйнварда Ташбилге авылында үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнаштылар. Ташбилге район үзәгенә...
-
Алдан язылып куегыз
1 февральдән быелның икенче яртысы өчен район газетасына язылу башлана. Киләсе яртыеллык өчен газетага иске бәядән язылып куярга була. Исегезгә төшерәбез, "Әлки хәбәрләре"нә алты айга язылу бәясе 534 сум. Бүген, күп товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр артып торганда, матбугатка язылу бәһаләренең дә үсүе мөмкин. Шуңа күрә киләсе яртыеллык өчен бүгеннән элекке...