Ташбилгегә эшсезлек янамый
Авылларда халык җыеннары башланды. Алар, алдагы еллардагы кебек, авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышы форматында уза. Халык белән очрашуларда район җитәкчеләре, төрле учреждение-предприятие вәкилләре дә катнаша. Шундый утырышларның беренчесе 18 гыйнварда Ташбилге авылында үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнаштылар. Ташбилге район үзәгенә...
Авылларда халык җыеннары башланды. Алар, алдагы еллардагы кебек, авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышы форматында уза. Халык белән очрашуларда район җитәкчеләре, төрле учреждение-предприятие вәкилләре дә катнаша. Шундый утырышларның беренчесе 18 гыйнварда Ташбилге авылында үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнаштылар.
Ташбилге район үзәгенә орынып диярлек торган авылларның берсе. Монда хезмәткә сәләтле халыкның күпчелеге район үзәгенә йөреп эшли. Шулай ук вахта ысулы белән Карга, Чаллы терлекчелек комплексларында эшләүчеләр дә шактый. Механизаторларның күбесе "Кызыл Шәрык-Агро"да хезмәт куя. Хәер, бу авыл халкына эшсезлек беркайчан янамады.
Ташбилге җирлеге зур түгел. Биредә ике авылда 133 шәхси хуҗалык бар, 470 кеше яши. Ә менә балалар бик күп. Мәктәпкәчә яшьтәге 40 бала исәпләнә, аларның 20 се балалар бакчасында тәрбияләнә. Бу инде авылда яшь гаиләләр күп дигән сүз.
Авыл җирлеге башлыгы Хәрирә Әхмәдиева халык алдында ясаган чыгышында биредәге демографик хәлне уңай бәяләп узды. 2015 елда Ташбилгедә яшәүчеләр саны 13 кешегә арткан. Дөрес, балалар дүртәү генә туган, ә үлүчеләр алты булган. Былтыр алты яшь гаилә төзелгән, авылга яшәргә күчеп килүчеләр дә булган.
Биредә өч крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшли. Әхмәдиевлар гаилә фермасында 64 баш терлек бар. Шуның 32 се сыерлар. "Нуруллин" КФХ исә йорт кошлары үстерү белән шөгыльләнә.
"Кызыл Шәрык-Агро"да авылдан 11 механизатор хезмәт куя икән. "Ташбилге" отряды баш агрономы Илгиз Насыйбуллин үзләрендә бик тырыш, булдыклы егетләр эшләвен горурланып сөйләде.
-Без барлык агрочараларны вакытында башкарабыз. Беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешәбез. Үзебезнең басуларда эшләр төгәлләнүгә күршеләргә ярдәмгә китәбез. Тик, ни кызганыч, иген уңышы без көткәннән түбәнрәк була,-ди ул.
Илгиз Нәсихуллович фикеренчә, бөртеклеләрдән түбән уңыш алуның сәбәбе табигать шартларында гына түгел. Һәм ул бу җәһәттән үзен борчыган проблемага да тукталды.
-Безгә орлыкны чәчү алдыннан гына кайтаралар. Чәчеләсе ул орлыкның тишелешен без лаборатория аша ачыклап та өлгерә алмыйбыз. Кайбер очракларда шикле орлык чәчәргә мәҗбүр булабыз,-диде.
Авылларда былтыр суүткәргечләрне яңарту, урамнарны яктырту буенча зур эшләр башкарылган. Халыкның тормышы өчен мөһим әлеге хезмәтләр үзара салым средстволарына һәм дәүләтнең шул акчага дүрт тапкыр өстәп ярдәм итүе хисабына башкарылган.
Бу атана якшәмбесендә - 24 гыйнварда районда янә референдум узачак. Бюллетеньнәргә авылларда яшәеш-көнкүрешне тагын да уңайлырак итүгә юнәлтелгән сораулар кертелгән. Халык әлеге мәсьәләләрнең хәл ителүенә ризалык белдереп, референдумда уңай тавыш бирер, дигән ышаныч бар.
Авылда сөт тапшыру эше дә әйбәт өоештырылган. Былтыр 465 тонна сөт җыеп, халыкка 7,5 миллион сум акча өләшенгән. Бер сыерга уртача керем 76590 сум тәшкил иткән. Сөтне бигрәк тә күп саткан Рәшит Хәбибуллин (7910 килограмм), Зәйтүнә Хәйруллина (6352 кг), Фәния Фәтхетдинова (4100), Виктор Провидохин (5200) кебек уңганнарга җыенда бүләкләр дә тапшырылды. Иң матур, төзек йорт хуҗалары, Яңа ел көннәрендә өй тирәләрендә матур чыршы бизәп, кардан сыннар ясаучылар да бүләкләргә ия булды.
Җыенда авылдагы җитди мәсьәләләр дә күтәрелде. Авыл җирлеге советы депутаты Ринас Насыйбуллин Ташбилге уртасындагы күперне ремонтлыйсы иде дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге күпер һәр елны үз көчләре белән генә ремонтланган. Инде аны әйбәтләп ясыйсы иде, ди ул. Югыйсә бөтенләй йөрмәслек хәлгә килүе бар.
-Минем кызым Базарлы Матакта агрокөллияттә укый. Әмма мәктәп автобусы аларны еш кына утыртмыйча калдырып китә яисә алып кайтмый,-дип зарын белдерде бер әни.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина:
-Автобус мәктәп балалары өчен бирелде. Шулай да урын булганда агрокөллият укучыларын да утыртырга автобус шоферына күрсәтмә бирербез,-дип җавап бирде.
Ташбилге авылы уртасына кадәр каты түшәмәле әйбәт юл салынды. Халык моның өчен рәхмәтле, билгеле. Җыенда авылның үзәк урамына тулысынча вак таш җәеп булмасмы икән? дип сораучылар да булды.
Рәшит Билалов:
-Җыенда яңгыраган барлык сорау-үтенечләр язып алынды, Башка авыл җыеннарында яңгыраган сораулар белән берләштереп, аларны хәл итү юлларын эзләрбез,-диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев