21 февраль 2022 яңалыклары
-
Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары Кәрим Тинчурин театрында булдылар
Чуаш Кичүе мәктәбенең 20 укучысы Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрында булып, спектакль карап кайтканнар.
-
Республика фәнни-гамәли конференциясендә Әлки районыннан да катнаштылар
Казанның 103 нче мәктәбендә Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатына багышланган II Республика фәнни-гамәли конференциясендә Иске Чаллы мәктәбенең татар теле укытучысы Люция Әхмәтшина һәм аның укучысы Камилә Гатауллина катнаштылар.
-
Әлки районының иң яхшы татар теле укытучысы - Гөлнур Гатауллина
Татар теле укытучыларының район бәйгесендә Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Гөлнур Гатауллина I урынны алган иде.
-
Фәрид Мөхәммәтшин татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы