Әлки районының иң яхшы татар теле укытучысы - Гөлнур Гатауллина
Яңалыклар

Әлки районының иң яхшы татар теле укытучысы - Гөлнур Гатауллина

Татар теле укытучыларының район бәйгесендә Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Гөлнур Гатауллина I урынны алган иде.

  Ә 16 февральдә ул, районның иң яхшы татар теле укытучысы буларак, Нурлатта узган зона бәйгесендә катнашты.

–Миңа 6 нчы сыйныфта Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча ачык дәрес күрсәтергә, шул дәрескә үзанализ бирергә, аннары 15 минут мастер-класс үткәрергә кирәк булды. Уйлавымча, әлеге бурычны үти алдым бугай,–ди Гөлнур Харис кызы.

Бәйге нәтиҗәләре бераз соңрак, 5 марттан соң билгеле булачак. Җиңүчеләр “Иң яхшы татар теле укытучысы-2022” конкурсының республика этабында катнашачак.


Нет комментариев