30 августта, якшәмбе көнне, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп коллективлары үзләренең төрле товарларын тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәдә сез ит һәм ит ризыклары, кош-корт түшкәләре, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, консервланган азык-төлек, мәктәп кирәк-яраклары, бөртек, фураж, керпә, утын һәм башка таварларны сатып ала аласыз. Ярминкә кунакларын мәтрүшкәле самовар чәе һәм кайнар коймак белән сыйлау да каралган. Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез, хөрмәтле әлкилеләр! 0+
Нет комментариев