Аның катнашында Балалар иҗат йортында һәм Базарлы Матак урта мәктәбендә бюджет сферасында хезмәт куючылар, җәмәгать эшләрен башкаручылар белән очрашулар узды.

Әлки муниципаль районында эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов булды. Аның катнашында Балалар иҗат йөртында һәм Базарлы Матак урта мәктәбендә бюджет сферасында хезмәт куючылар, җәмәгать эшләрен башкаручылар белән очрашулар узды, Татарстан җәмәгатҗ палатасы тарафыннан юлланган күзәтчеләр белән семинар үтте.

Әлеге очрашуларда катнашучылар алдында иң элек район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул районыбызның соңгы еллардагы социаль - икътисадый юнәлешендәге үзгәрешләре турында сөйләде.
Анатолий Иванов чыгышын үзе белән таныштырудан башлады. Ул ике дистә елдан артык Мамадыш районын җитәкләгән, соңгы ике елда РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак эшчәнлеген дәвам итә.
Анатолий Петрович махсус хәрби операцияне тудырган сәбәпләргә тукталды, әлкилеләргә, фронттагы егетләрне даими кайгыртып,ярдәмнәр итеп торганнары, өчен рәхмәтләрен белдерде.
Анатолий Иванов очрашуларга кадәр район үзәген әйләнеп чыккан. Ул “Базарлы Матак авылы шулкадәр төзек, чиста, зур авыл. Аны авыл дип атарга тел дә әйләнми, күбрәк шәһәр статусы туры килә. Ә бит заманында районыгыз башкалар белән кушылып, аннан янә аерылып төрле сынаулар узган. Географик яктан да район тимер һәм су юлларыннан читтә. Шуңа карамастан, биредәге тырыш, эшчән халык бу төбәкне тотрыклы , ныкълы итеп яшәтә алган. Бу миндә соклану уята.Мин ышанам сезнең район өчен иң авыры артта калды”,- диде Анатолий Петрович.
Аннан соң, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда, райондагы тавыш бирү участокларында, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы исеменнән күзәтүче буларак катнашучылар белән семинар үтте. Анда Гүзәлия Еникеева (Ситуация үзәгенең мониторглар группасы җитәкчесе) һәм Рафаэль Фәхретдинов (Россия юристлар әгъзасы, Татарстан Җәмәгать палатасы әгъзасы) күзәтүчеләргә, сайлауларны ачык төстә үткәрү, тавыш бирүчеләрнең хокукларын яклау буенча башкарылырга тиешле төп юнәлешләр турында сөйләделәр.
Семинарда, сайлау участогын тавыш бирүгә хәзерләүдән башлап, бюллетеньнәрне санауга кадәр һәр этап бертекләп тикшерелде, конфликтлы очраклар туганда аннан чыгу юллары өйрәнелде.Шулай ук күзәтүчеләр сайлаулар буенча төп законнар белән таныштылар.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18 сентябрьдән – 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Нет комментариев