Әлки басулары һәр гектарыннан уртача 35 центнердан артык чыга
Яңалыклар

Әлки басулары һәр гектарыннан уртача 35 центнердан артык чыга

Урып-җыю эшләре киеренке шартларда бара

Быел урып-җыю эшләре киеренке шартларда бара. Әлки комбайнчылары һәр аяз көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр. Республика Хөкүмәтендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видео-киңәшмәдә урак торышы анализланды. Анда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Әлки игенчеләрен урып-җыюда республиканың иң алдынгы өч районы исемлегендә атады. Әлки басуларыннан бөртеклеләрнең 70 проценты җыеп алынган. Уңыш һәр гектардан уртача 35 центнердан артык чыга.


Нет комментариев