21 июль 2014 яңалыклары
-
Телевизор караучылар игътибарына
29-31 июльдә һәм 1 августта 9.15 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр радио һәм телевидение, цифрлы күрсәтүнең барлык программаларын тыңлап һәм карап булмаячак. Бу Биләр радиотелеүзәгендә үткәрелүче планлы профилактика эшләре белән бәйле.
-
Узган атна дәвамында Әлки район эчке эшләр бүлегенә төрле вакыйга-хәлләр турында 46 хәбәр кергән
Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлегенә төрле вакыйга-хәлләр турында 46 хәбәр кергән. Районда ике урлау очрагы теркәлеп, полиция хезмәткәрләре аларның берсен кайнар эздән ачып та өлгергәннәр. Төрле статьялар буенча төзелгән 137 беркетмәнең 106 сы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга кагыла. ЮХИДИ инспекторлары руль артына утырган бер исерекне, элек салынган штрафын...
-
Әлки районы кызлары билбау көрәшендә көчлерәк икән
Билбаулы көрәш буенча 1997-99 елларда туган үсмерләр арасында республика беренчелегендә безнең кызлар уңышлы чыгыш ясады. Аксубайда узган әлеге бәйгедә Базарлы Матактан бертуган Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар өченче урынны яуладылар. Ә 14 яшьлек Регина Нуретдинова икенче урынны алып, республмка җыелма командасы составына үткән. Регина тиздән Салават шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга...
-
Август урталарында башланасы көзге чәчүгә барлык хуҗалыкларда да бүгеннән ныклы әзерлек бара
Авылда бүген эшнең бик кызу чагы. Кырда өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга, малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга кирәк. Болар белән беррәттән механизаторлар алдында тагын бер мөһим бурыч тора, ул - көзге чәчү өчен җир әзерләү. Әлеге агрочараны башкару буенча районыбыз республикада алдынгылар рәтендә. Август урталарында башланасы көзге чәчүгә...
-
Әлки район үзәгендә уен салоны эшчәнлегенә чик куелган
Бу хакта хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясе утырышында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов хәбәр итте. Базарлы Матакта "Чемпион" ҖЧҖ берничә мәртәбә төрле урыннарда уен салоннары ачып караган. Әмма полицейскийлар тиз арада аларның эзенә төшеп, әлеге законсыз эшчәнлекне туктатканнар. Комиссия утырышында шулай ук элек хөкем ителгән кешеләрнең кабат җинаять...
-
Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Алинә Сафина VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашачак
Форум 1-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә уза. Анда халкыбызның телен, мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. Алинә - Түбән Әлки авылы кызы. Ул "Безнең яңа укытучы" гранты иясе. "Татар телен саклау, аны куллану даирәсен киңәйтү мәсьәләләре мине дә борчый. Шулай ук милли татар сайтлары...