Яңалыклар

Әлки районы кызлары билбау көрәшендә көчлерәк икән

Билбаулы көрәш буенча 1997-99 елларда туган үсмерләр арасында республика беренчелегендә безнең кызлар уңышлы чыгыш ясады. Аксубайда узган әлеге бәйгедә Базарлы Матактан бертуган Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар өченче урынны яуладылар. Ә 14 яшьлек Регина Нуретдинова икенче урынны алып, республмка җыелма командасы составына үткән. Регина тиздән Салават шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга...

Билбаулы көрәш буенча 1997-99 елларда туган үсмерләр арасында республика беренчелегендә безнең кызлар уңышлы чыгыш ясады.

Аксубайда узган әлеге бәйгедә Базарлы Матактан бертуган Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар өченче урынны яуладылар. Ә 14 яшьлек Регина Нуретдинова икенче урынны алып, республмка җыелма командасы составына үткән. Регина тиздән Салават шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнә.

фото sport.mail.ru сайтыннан


Нет комментариев